Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Балаларга күчтәнәч

14 декабрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәптә Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Балаларга күчтәнәч» дип исемләнгән  чара үткәрде . Китапханәчеләр балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Аннары авторның иң популяр шигырьләре укылды: «Ничек герой булырга», «Мин мактанчык түгел», «Энекәш кирәк миңа» «Мин әнигә булышам» , һәм «Кунакка килегез! » дигән җыр тыңладылар. Балалар Роберт Миңнуллин шигырьләрен яттан сөйләделәр. Р. Миңнуллинның «Куян йөрәкле бүре турында кечкенә әкият» сәхнәләштерелде. Соңыннан барысы да бергә язучының  «Әни кирәк» дигән популяр җырын бик теләп башкардылар.