Хокук белгече
2018 елның 12 декабрендә РФ Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулды. Шул уңайдан Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 8-нче номерлы мәктәптә «Хокук белгече» клубы әгъзалары белән очрашу оештырдылар. Клуб әгъзалары өчен «Конституция законы-без аның буенча яшибез» дигән хокукый сәгать үткәрелде. Балаларга РФ Конституциясен булдыру тарихы, аның структурасы турында сөйләделәр. Чара барышында Россия символларына заманча аңлатма бирү, РФ гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгели торган иң мөһим конституцион нигезләмә мәсьәләләре тикшерелде. Балалар бердәм рәвештә «Россия Конституциясе» викторинасында катнаштылар, Россия гимнын бергәләп җырладылар. Чараның нәтиҗәсе буларак, укучылар үз хокукларын гына түгел, үз иленең лаеклы гражданы булып үсәргә тиешлекләрен аңладылар.