Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Табиб Пилюлькин киңәшләр бирә

14 декабрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен рус балалар язучысы Н. Носовның тууына 110 ел тулуга багышланган «Табиб Пилюлькин киңәшләр бирә» исемле сәламәтлек дәресе үткәрде. Балалар язучының әсәр геройлары Белмәмеш һәм Табиб Пилюлькин белән бергә сәламәтлек гигиенасы нәрсә ул, көн режимын ничек дөрес итеп төзергә, сыйфатлы туклану составына нинди матдәләр керә, ни өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк икәнлекне белделәр. Табиб Пилюлькин белән бергә “Күңелле зарядка” һәм эстафетаны үткәрделәр, «Файдалы-зарарлы» табышмаклар бәйгесе үткәрделәр, сәламәтлек плакаты ясадылар. Чара ахырында балалар сәламәтлек йолдызчыкларын бүләк итеп алдылар. Барлык чара да матур презентация белән үрелеп барды.