Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Шавали шуклыгы

7декабрь көнне  Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, 4нче балалар бакчасында,  танылган татар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан,  «Салават күпере» әдәби клубының чираттагы чарасы үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар «Танымак өчен табышмак» табышмакларына җавап эзләделәр, шагыйрьнең «Камырша», «Ничә мәче», «Комлы комсыз»шигырьләрен укыдылар. Язучының  «Шәвәли» шигыреннән персонажы  барлыкка килүе барысы өчен дә көтелмәгән хәл булды. Балалар герой белән "Шигырьне таны», «Кем тизрәк» уеннары уйнадылар.