Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Аларның исемнәре үлемсез»

Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 3-9 декабрь көннәрендә билгесез солдат көненә багышланган «Аларның исемнәре үлемсез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Билгесез солдат көне 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Закон нигезендә илебез территориясендә яки аннан читтә, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының батырлыгы  мәңгеләштерелә. Китап күргәзмәсендә һәм күзәтүдә Россия халкының Геройлары һәм батырлыклары турында сөйли торган китаплар тәкъдим ителде: М. Шолохов  «Алар Ватан өчен сугыштылар»,  Б. Васильевның «Ә таңлар монда тын», П. Лебедевның «Мин ул сугышта булдым», И. Ф. Исмәгыйлевның «Татар халкы геройлары», В. Чалмаевның «Коткарылган ил хәтерли», А. Митяевның «Алтынчы тулы булмаган», Ш. Мостафинның «Хәтер яктысы», Ю. Г. Кисловскийның               «Беренчесеннән соңгысына кадәр»,   В. Некрасовның «Сталинград окопларында»  һәм башкалар.