«Тормыш өчен укыгыз!»
5 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе «Тормыш өчен укыгыз!» халыкара уку фестивалендә катнашты. 2 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары белән Л. Толстойның «Никитаның балачагы», Н. Носовның «Федор бурычы» хикәяләреннән өзекләр, Б. Заходер шигырьләре укылды. Балалар бу минутларда, укучылар һәм тыңлаучылар алар гына түгел, ә җир шарының барлык континентларындагы балалар булуын белделәр. Соңыннан «Балалар китабы битләре буйлап» дигән әдәби викторина үткәрелде.