Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Настя әбиләренең зирәк киңәше

27 һәм 29 ноябрь көннәрендә Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Настя әбиләренең зирәк киңәше» исемле танып - белү-уен программасы үткәрделәр. Гаилә - ул  туганнар, бергә гомер итүче кешеләр. Гаилә тууыбызның беренче минутларыннаналып гел янәшәдә. Әгәр безгә начар, авыр хәл килеп чыкса-безне кем тыңлый, ярдәм итә, тынычландыра, киңәш бирә, яклый? Әлбәттә, туганнарыбыз, әти – әниләр, әбиләр, бабайлар, абый-апалар-безнең гаилә, иң якын һәм кадерле кешеләребез, таянычыбыз. Балалар китапханәчеләр җитәкчелегендә «Күңелсезлек  һәм шатлык» уенын уйнадылар, «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр, «Кем килде» бармак гимнастикасы ясадылар,  гаилә әгъзалары турында табышмаклар чиштеләр, пластилинография техникасында эшләнмәләр  ясадылар һәм «минем кадерлеләремә бүләк» рәсемен буядылар. Ахырдан Настя әби барлык балаларга да үзенең акыллы киңәшләрен бирде.