Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Балаларга күчтәнәч

29 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 4нче балалар бакчасы балалары өчен «Салават күпере» әдәби клубы кысаларында атказанган  халык эшлеклесе Роберт Миңнуллинның «Балаларга күчтәнәч» дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Чара башында китапханәче балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннан соң авторның иң популяр балалар шигырьләре укылды: « Ничек герой булырга», «Энекәш миңа кирәк», «Әниемә булышам», «Мин мактанчык түгел »,  «Кунакка килегез!» дигән җыр тыңланылды. Балалар «Кем тизрәк» дигән мавыктыргыч уен уйнадылар һәм пластилин графикасы ярдәмендә Р. Миңнуллин шигырьләре персонажларын ясадылар. Чара презентация белән үрелеп барды.