Уку - гаилә эше
Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 23 ноябрь көнне гаилә белән укуга багышланган «Уку - гаилә эше» дип аталган акция уздырылды. Гаилә белән уку - күркәм традиция, чөнки нәкъ менә балалар гаиләдән үрнәк ала. Китаплар балаларның рухи дөньясын баеталар, төрле яктан үсешен тәэмин итәләр. Китапханәдә укучылар игътибарына гаилә даирәсендә укыр өчен кызыклы, танып-белү китаплары тәкъдим ителде. Алар арасында А. Линдгренның «Пеппи озын оек», Ю. Бондаревның «Яр буе», Ш. Перроның «Кызыл калфак», В. Сутеевның «Әкиятләр»е һәм «Умняша», «Читайка», «Отчего и почему» журналлары да бар иде.