Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Россия символлары. Әдәби юбилейлар»

22 ноябрьдә Лениногорск районыннан 180 укучы «Россия символлары. Әдәби юбилейлар» дип исемләнгән Бөтенроссия олимпиадасында катнашты.
Бөтенроссия олимпиадасын оештыручы булып Россия дәүләт балалар китапханәсе тора. Олимпиада Россия газетасы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати ярдәме белән үткәрелә. Безнең район олимпиадасын исә Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе оештырды.
Бу көнне район буенча 7-10 яшьлек һәм 11-14 яшьлек балалар өчен дүрт мәйданчык эшләде. Мәйданчыклар 2-нче, 10-нчы һәм 13-нче номерлы гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм Зеленая Роща авыл китапханәсендә оештырылды.
Һәр катнашучы олимпиада биременең нөсхәсен алды, ул үз эченә яшь категориясенә туры килә торган 10 сорауны алды. Сораулар язучы-юбилярларның әсәрләре буенча төзелде. Олимпиада биремнәре арасында:
- тугыз тест биреме, аларның һәркайсында берничә тәкъдим ителгән җавапның бер вариантын сайлау мөмкинлеге;
- җентекле җавап таләп итүче бер бирем.
«Россия символлары. Әдәби юбилейлар» олимпиадасы ярдәмендә укучылар рус әдәбияты буенча белемнәрен сынадылар һәм бер үк вакытта үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр.
Олимпиаданың муниципаль туры нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: 7-10 яшьлекләр категориясендә-Лепендина Екатерина (2 нче урта мәктәп) һәм 11-14 яшьлекләр категориясендә-Галимов Айдар (2 нче урта мәктәп). Аларның эшләре киләсе турда катнашу өчен Казан шәһәренең балалар китапханәсенә җибәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз