Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Әни-иң мөһим сүз»

     23 ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә  «Әни-иң мөһим сүз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага күп балалы әниләр, әбиләр, 2 нче һәм 6 нчы номерлы ТОС вәкилләре, 6 мәктәпнең 6а сыйныфы укучылары чакырылган иде.

     Россиядә Әниләр көне 1999 елдан бирле, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Чара барышында бөек шагыйрьләрнең әниләр турында искиткеч шигырьләре, Әнвәр Мамедханлының дулкынландыргыч «Бозлы сын» хикәясе укылды. Шулай ук әниләр һәм балалар белән  «Әнием разведчик», «Әкиятче әни», «Рецептлар конкурсы», «Әниеңне тап», «Комплиментлар» уеннары үткәрелде. Бәйрәм чарасы Шәмсуарова Ләйсән башкаруында, әниләргә багышланган җырлар белән үрелеп барды.