Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Бала хокуклары-синең хокукың»

23 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 8 нче мәктәптә  «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен, Бөтендөнья балалар көненә багышлап, «Бала хокуклары - синең хокукың» исемле слайд-викторина үткәрделәр. Китапханәче укучыларга барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тотып, 1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында карар чыгарылуы, 1959 елның 20 ноябрендә әлеге ассамблея бала хокуклары турында декларация, ә 1989 елда шул ук хокулар турындагы Конвенцияне кабул ителүе хакында сөйләде. Чара барышында укучылар тормыш хәлләре үрнәгендә кешенең хокуклары һәм бурычлары бозылуны ачыкладылар, бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, яшүсмерләр проблемалары турында актив фикер алыштылар.