«Бакчада»
21 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 3 нче балалар бакчасында «Тамчы» түгәрәгенә йөрүче балалар өчен «Бакчада» дип аталган чара үткәрделәр. Чара башында балалар бер-берсен татар телендә сәламләделәр, үткән материалны искә төшерделәр, яңа тема белән таныштылар. Залда бакчачының пәйда булуы балалар өчен көтелмәгән хәл булды. Бакчачы балаларны бакча, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең татар телендә атамалары белән таныштырды. Балалар әлеге темага җөмләләр төзергә өйрәнделәр. Узган материалны ныгыту өчен балалар белән төрле дидактик уеннар, әңгәмәләр үткәрелде, моның өчен җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сурәтләнгән карточкалар кулланылды. Балалар рәхәтләнеп "Эзләп тап", "Таны" уеннарын уйнадылар, татар телендә "Бар матур бакча" җырын өйрәнделәр, табышмаклар чиштеләр, Р. Миннуллинның "Помидор белән булган бер кызыйга"шигырен укыдылар.