Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Болгар һәм Зөя – Татарстанның борынгы хәзинәләре»

16 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Болгар һәм Зөя – Татарстанның борынгы хәзинәләре» дип исемләнгән виртуаль круиз үткәрделәр. Әлеге чара «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында узды. Болгар һәм Зөя  - меңьеллык тарихы булган борынгы шәһәрләр. Алар безнең Республикабызның иң зур байлыгы, тарих һәм мәдәниятнең мәңгелек һәйкәлләре булып саналалар. Китапханәчеләр  балаларга бу шәһәрләрнең тарихы, безнең вакытка кадәр сакланган истәлекле урыннар турында сөйләделәр, кызыклы презентация ярдәмендә әлеге шәһәрләрдә урнашкан собор-чиркәүләр, музейлар  буйлап сәяхәт иттеләр. Зөя утрау-шәһәрчегенә багышлап элеккеге гасыр рәссамнары һәм заман иҗатчылары ясаган пейзажлары белән хозурландылар. Бу пейзажлар утрау-шәһәрчекнең тиңсез байлыгы булып санала.

   Болгарда исә укучылар «Җәмигъ» мәчетен, зур һәм кече манараны, шулай ук «Ак мәчет» бинасында урнашкан, дөньядагы иң зур басма - Гиннесның рекордлар китабына кертелгән  мөселманнарның изге китабы - Коръәнне күрә алдылар.