«Толерантлык-тынычлыкка юл»
16 ноябрь көнне дөньяның күп кенә илләрендә яшәүчеләр Халыкара толерантлык көнен яки Түземлелек көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе 2 нче мәктәпнең 6В сыйныф укучылары өчен, толерантлык көненә багышлап «Толерантлык-тынычлыкка юл» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында китапханәче балаларга толерантлык сүзенең мәгънәсе, төрле халыкларның әһәмияте турында сөйләде. «Толерантлык» төшенчәсе тагы да аңлаешлы булсын өчен «Сәләмләү», «Бер-береңә комплиментлар әйт» уеннары үткәрелде. Азактан уздырылган чарага нәтиҗә ясап, толерантлы кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыкладылар.