Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Гасырдан гасырга килүче традицияләр һәм бәйрәмнәр»

15 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Гасырдан гасырга килүче традицияләр һәм бәйрәмнәр» дип исемләнгән этнографик панорама үткәрделәр. Чара «Туган якны өйрәнү сандыгы» клубы кысаларында үткәрелде. Балалар китапханәсендә төрле халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Чара барышында балалар татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар әдәбияты белән таныштылар. Китапханәчеләр «Исем кушу»,  «Корбан бәйрәме», «Сабантуй», «Нәүрүз», «Карга боткасы» кебек татар милли бәйрәмнәре турында сөйләделәр. Бу беркемне дә битараф калдырмады. Киләчәк буын туган телне, үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, әдәбиятын белергә тиеш. Бу максат белән без балаларны татар халкының «Чүлмәк сату», «Буш урын» уеннары белән таныштырдык. Укучылар татар халкының мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, Г. Рәхимнең «Сабантуй» шигырен укыдылар.