Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Балалар язучылары балаларга

15 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 14 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Балалар язучылары балаларга» дип исемләнгән әдәби ассорти уздырдылар.  Балаларның китап йорты белән танышулары экскурсия үткәрүдән башланды. Сабыйлар абонемент, уку залының нәрсә икәнен белделәр, китаплар, журналлар белән таныштылар. Ә алда инде аларны кызыклы, мавыктыргыч, чара көтә иде. Алар өчен С.Я. Маршак  иҗатына багышланган “Маршак-балаларның дусты”  дип аталган слайд - презентация үткәрелде. Бергәләп табышмакларга җавап эзләделәр, «Өзек буенча әсәрне тап », «Артык хайванны таны», «Сүзне тәмамла» кебек конкурслар үткәрелде. Балалар янына  С.Я. Маршак шигыреннән Тычкан баласы кунакка килде. Ул балалар өчен «Музыкаль тәнәфес» үткәрде. Шулай ук чара барышында балалар рус балалар язучысы Корней Чуковский иҗаты белән таныштылар, «Муха - Цокотуха» әкиятен тыңладылар. Балалар өчен залда табиб Айболитның барлыкка килүе көтелмәгән булды, ул балалар  белән күңелле  зарядка үткәрде. Шулай ук татар балалар язучы Абдулла Алиш иҗаты да сабыйларны битараф калдырмады, аның иҗаты балаларда зур кызыксыну уятты.  Китапханәчеләр балаларга бүләк йөзеннән А.Алишның «Куян кызы» әкияте буенча күләгә театры күрсәттеләр. Балалар китапхнанәдән яхшы кәеф алып, рухи яктан баеп киттеләр.