Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Үләндәге чикерткә...» Н.Носовның 110 еллыгына багышланган әдәби уен

9 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре 11нче гимназиянең 4А сыйныфы укучылары өчен «Вернисаж» әдәби клубы кысаларында рус балалар язучысы Н. Носов иҗаты буенча «Үләндәге чикерткә...» дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Н. Носов китап сөючеләр арасында «Белмәмеш һәм аның дуслары маҗаралары», « Белмәмеш Кояшлы шәһәрдә», « Белмәмеш айда» повестьләре аша  танылган шәхес. Чара барышында укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, язучының «Фантазерлар», «Живая шляпа», «Затейники» хикәяләреннән өзекләр укыдылар. Ә соңыннан исә укылган әсәрләр буенча  викторина үткәрелде. Укучылар бик теләп Н. Носов иҗатына кагылышлы «Өзек буенча хикәяне таны», «Белмәмешнең әкияти күршеләре», «Әсәрне ата һәм аның геройларын таны» әдәби уеннарында катнаштылар. Чара матур презентация белән үрелеп барды.