«Ачыгыз безне, укыгыз безне»
Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә 8 ноябрь көнне шәһәребезнең бишенче мәктәбендә 3 сыйныф укучылары өчен «Ачыгыз безне, укыгыз безне» исеме астында балалар периодикасы буенча күзәтү үткәрелде. Китапханәче слайд-презентация ярдәмендә укучыларга периодик басмалар турында сөйләде һәм аларның төрләре белән таныштырды. Чара кысаларында «Журналист иле» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, газета-журналларга күзәтү ясалды. Балалар «Том и Джерри», «Классный», «Свирель», «Читайка», «Мурзилка», «Умняша», «Дисней», «Юный эрудит» журналларының кызыклы рубрикалары белән таныштылар. Укучыларны бигрәк тә журнал битләрендә урын алган уеннар, ребуслар, кроссвордлар, табышмаклар белән кызыксындырды. Шулай ук журналлар буенча кычкырып уку, «Иң, иң яхшысы...» дигән кызыклы уеннар һәм «Дөньяда әкиятләр күп» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Уен барышында балалар бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр.