Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Россиянең тынгысыз намусы»

30 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Валеева О. А. шәһәрнең 2 мәктәбендә 8Б сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышлап «Россиянең тынгысыз намусы» дип аталган  бердәм дәрес үткәрде. Әлеге чараның сценариясе  профессор-тарихчы А. Л. Литвинның «Тормышны тыю» китабы битләрендә басылып чыккан «Ябылган архив документлар» нигезендә төзелде. Укучылар  Сталин репрессияләре корбаннарыны һәм аларның саны, язучыларның һәм шагыйрьләрнең, хәрби-начальникларның, эшчеләр, крестьяннарның, балаларның, барлык милләтләрнең интеллигенциясе кичергән  фаҗигале тормышлары турында белделәр

«Туган як, очрашканга кадәр!Сау бул!- әнә шундый сүзләр белән 1942 елда репрессияләнгән, Бөек шагыйребез, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Хәсән Туфан турындагы дәреснең сәхифәсе шулай дип атала. Чара  бай презентация, музыкаль бизәлеш (Х. Туфан сүзләренә язылган җырлар), шигырьләр уку белән үрелеп барды. Шагыйрьнең иҗатын пропагандалау буенча Х. Туфан шигырьләренә язылган китаплар, шагыйрь  турында автобиографик материаллар кулланылды.