Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Иң дөрес юлга-бердәмлеккә»

4 ноябрьдә бөтен Россия күләмендә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  29 нчы октябрь көнне 10 нчы мәктәпнең 6В сыйныф укучылары өчен «Иң дөрес юлга-бердәмлеккә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Бу көн хәзерге Россиядә дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул 1612 ел вакыйгалары – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы белән бәйле. Китапханәче Верхоглядова В. Я.  укучыларга тарихи геройлар  Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский турында сөйләде. Чара ахырында балалар «Бердәмлектә безнең көч» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, халык бердәмлеге турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм «Сүзне җый» уенында катнаштылар.