Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

"Минем гаиләм"

29 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә татар телен өйрәнү буенча эшләп килүче  «Тамчы» түгәрәге кысаларында «Минем гаиләм»дигән темага рольле уен үткәрелде. 3-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр уен барышында бер-берсен татар телендә сәламләделәр. Китапханәче балалар белән «гаилә» темасына әңгәмә үткәрде. Балалар яңа теманы төрле дидактик уеннар, әңгәмәләр аша ныгыттылар. Чара барышында  А. Вәлиеваның «Мин һәм минем гаиләм»шигырен тыңладылар, табышмак  чиштеләр, «Кем юк?», «Кунаклар килгәч», «Минем гаиләм» уеннарында актив катнаштылар.