Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Волонтерлар-сүз сезгә!»

Юрий Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 25 октябрь көнне волонтерлык хәрәкәтләрендә актив эш алып баручылар  катнашында «Волонтерлар - сүз сезгә» исеме астында очрашу оештырылды. Очрашуга берничә оешма вәкилләре чакырылган иде. Алар арасында «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альбина Даулетшина оешманың экологик мәсьәләләрне чишүгә һәм табигать саклау эшчәнлеген оештыруга актив өлеш кертү өчен көчләрне берләштерү һәм үз волонтерлары ярдәмендә нинди чаралар үткәрүләре турында сөйләде. Ә «Волонтер» ирекле хәрәкәте координаторы Кристина Козина да балаларны үзләре уздырган  чаралар белән таныштырып үтте.  Чараны «Логос» үзәге волонтеры Рената Салихова дәвам итте. Ул табигатьне саклап калуга керткән  эшләре  белән  уртаклашты. Очрашуда шулай ук Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе волонтерлары да катнашты. Алар бик теләп үзләренең эшләре турында сөйләделәр. Чара дәвамында китапханәче Бабанова О.А. балалар белән мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, «Тимурчылар хәрәкәте» турында сөйләде һәм шул темага кагылышлы  китаплар белән таныштырды.