Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Маршак - балаларның дусты»

24 һәм 25 октябрь көннәрендә Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 6-нчы һәм 30-нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен танылган балалар язучысы С.Я. Маршак иҗаты буенча «Ахмак тычкан турында», «Читлектәге балалар» китаплары буенча слайд - презентация үткәрделәр. Балалар язучының биографиясе белән таныштылар, бик теләп «Өзекләр буенча әсәрне тап», «Предметлар кайсы әсәрдән?»,  «Артык хайванны тап», «Исемдәге хаталарны төзәт», «Сүзне тәмамла» кебек конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Балаларга кунакка Маршак әсәрләрендәге герой - Тычкан килде, ул балалар белән «Музыкаль тәнәфес» үткәрде һәм балалар белән бергәләп «Песи - тычкан» уенын уйнады. Чара ахырында  Маршакның «Ахмак тычкан турында әкият», «Читлектә балалар», «Унике ай», «Робин Бобин», «Әкиятләр,  җырлар, табышмаклар» китапларына күзәтү үткәрелде.