Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Кеше һәм граждан хокуклары Декларациясе»

19 октябрь көнне  Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре  "Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Кеше һәм граждан хокуклары Декларациясе» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр. Аның максаты -  укучыларны  «Кеше хокуклары гомуми декларациясе» һәм «Бала хокуклары турында Конвенция» барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте белән таныштыру иде. Китапханәче Коршина Л.С. укучыларга һәр кеше,  кече яшьтән башлап, үз хокукларын һәм бурычларын белергә, үз хокукларын якларга тиешлеген искәртте. Шулай ук укучылар хокукка каршы гамәлләр, җинаять кылган өчен балаларның һәм аларның ата-аналарының нинди һәм административ җаваплылыкка тартылуы турында белделәр. Чара слайд-презентация белән үрелеп барды. Укучыларга бала хокуклары турында белемнәрне ныгытырга «Җинаятьне ачыкла» дигән интеллектуаль уен һәм кроссворд ярдәм итте. Чара ахырында клуб әгъзаларына үз хокукларын  якларга, читләрне дә хөрмәтләргә кирәк дигән киңәшләр бирелде.