Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Күңелле светофор

15 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе «Салават күпере» әдәби клубы кысаларында Р. Вәлиеваның әсәрләрен кычкырып уку үткәрделәр.  «Күңелле светофор» дип исемләнгән чара башында китапханәче балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Р. Вәлиева - татар балалар әдәбиятының иң күренекле йолдызларының берсе. Илледән  артык шигырьләр , повесть, хикәяләр, әкиятләр һәм риваятьләр җыентыклары аның иҗади мирасын тәшкил итә. Резеда Вәлиеваның әсәрләре балалар да, өлкәннәр дә яратып кабул итәләр, алар игелеклелек һәм  туган телгә мәхәббәт тәрбияли. «Елак песи» шигырен уку вакытында Мияу персонажы үзе барлыкка килде. Мияу балаларга «Тугры дус» әкиятен укыды, ә балалар бу әкиятне сәхнәләштерүдә катнашты. Шулай ук балалар белән кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар да үткәрелде. Чара презентация белән үрелеп барды.