«Дөньяның экологик катастрофалары»
Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе 12 октябрь көнне 2 нче урта мәктәпнең 5В сыйныф укучылары өчен «Дөньяның экологик катастрофалары» дип исемләнгән әңгәмә-диспут үткәрде. Балаларга Дөнья океанын пычратуга, дәваланмый торган авырулар санының катастрофик үсешенә, планетаның минераль ресурсларын юкка чыгаруга, климат зоналарын куллануга китергән иң эре дөньякүләм экологик һәлакәтләр турында видео-презентация тәкъдим ителде. Балаларга гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу сәбәпләре һәм мисаллар китерелде: вулкан, җир тетрәү, янгыннар, лавина, су басу, цунами һәм башкалар . Соңгы 10 елда дөньяда экологик һәлакәтләр иң актуаль тема булып торалар һәм аның кешегә дә йогынтысы зур.