Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Рус сүзенең бөек шәхесе»

10-12 октябрь көннәрендә Юрий Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәбенең 4Б, 4В, 4Г, 5В сыйныф укучылары өчен «Рус сүзенең бөек шәхесе» слайд-презентация үткәрделәр.  Лев Толстойның исеме Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле. Лев Николаевич - гениаль язучы, тирән фикер иясе һәм талантлы педагог булган. Чара барышында балалар язучының тормыш юлы, аның иҗади юлы, педагогик эшчәнлеге турында белделәр. Аның мәсәлләрен һәм әкиятләрен бик теләп искә алдылар. Лев Николаевич шулай ук көчсезләргә кызгану һәм ярдәм итү, чын дуслык һәм кыюлык, кешеләргә яхшылык эшләргә кирәклеге турында язган, шул хакта балалар  фикер алыштылар. Чара ахырында балалар язучының әсәрләре буенча викторинада актив катнаштылар һәм табышмакларга җавап бирделәр.