«Мәче һәм төлке» курчак спектакле
9 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге балалар китапханәсе 31нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Мәче һәм төлке»дип исемләнгән курчак спектакле күрсәттеләр. Бу әкият халык зирәклеге һәм тирән юмор белән тулы, шуңа күрә ул балаларга бик ошый. Чөнки балалар өчен спектакль күрсәтү аларның тормышындагы әкияти вакыйга, без аларның хис-кичерешләрен, шатлыгын, көлүен күрәбез. Балалар рәхәтләнеп «Мәче һәм төлке» курчак спектаклен карадылар, ә соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр.