«Даһи Лермонтов мәңгелек»
5 нче октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе VI төбәкара «Лермонтов шигърияте көннәре» акциясе кысаларында 2 нче мәктәпнең 6 б сыйныф укучылары өчен «Даһи Лермонтов мәңгелек» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче М. Ю. Лермонтовның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар «Тучи», «Бородино», «Родина», «Белеет парус одинокий " әсәрләрен бик теләп укыдылар. Чара ахырында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Без тагын бер кат инандык: бөек шагыйрьнең шигъри юллары яшь тыңлаучыларга уңай йогынты ясый. Әлеге акциягә китапханәдә «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.