Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Е. Благининада кунакта»

3 Октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 5 нче мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары өчен   «Е. Благининада кунакта» дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Балалар  Благинина иҗат иткән шигырьләр, әкиятләр яши торган тылсымлы ил буйлап сәяхәткә киттеләр. Балалар аның: «Тынычлыкта утырабыз», «Бүләк», «Әти хаты», «Алтын көз», «Әниләр көне», «Песикәй», «Менә нинди әни» шигырьләре белән таныштылар һәм табигать турында язылган табышмакларын чиштеләр. Благинина иҗатында Әлифба да урын тапкан. Алфавитның һәр хәрефенә ул күңелле шигырьләр иҗат иткән. Безнең икенче сыйныф укучылары бу шигырьләрне бик теләп укыдылар. Елена Благинина шигырьләр авторы гына түгел, тәрҗемәче дә булган. Чара ахырында балалар Е. Благинина шигырьләре буенча төзелгән кроссворд чиштеләр.