Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

"Бабайлар һәм әбиләр яраткан әдәбиятта "

2 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 11нче гимназиянең 3А сыйныф укучылары өчен өлкәннәр көненә багышлап «Бабайлар һәм әбиләр яраткан әдәбиятта " дип исемләнгән әдәби круиз үткәрделәр. 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм өлкән яшьтәге барлык кешеләргә үзләренең намуслы хезмәтләре, аларның зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклеге өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт әйтү мөмкинлеге бирә. Китапханәчеләр балаларга мондый бәйрәмнәргә ни өчен зур игътибар бирелүе, ялгыз кешеләргә ничек игътибар күрсәтү – үз игелекләренең бер өлешен бүләк итү мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Балалар В. Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясен, әби-бабайлар турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, әдәби сорауларга җавап бирделәр, “Көйне таны” уенын уйнадылар. Балаларга «Курочка ряба» исемле курчак спектакле һәм "Әбиләр һәм оныклар» сценкасы күрсәтелде.