«Закон, Хокук һәм Әхлак иленә сәяхәт»
28 сентябрь көнне Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 8 нче мәктәпнең «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Закон, Хокук һәм Әхлак иленә сәяхәт» хокукый уен үткәрделәр. Чара башында балаларга бала хокуклары турында Конвенция кабул ителүе турында сөйләделәр, анда балаларга турыдан-туры мөнәсәбәте булган барлык хокуклар язылган. Презентация фонында балаларның хокукларын карадылар. Аннан соң «Закон, мораль, хокук» төшенчәләренә билгеләмә бирелде. Балалар өчен кызыклы конкурслар булды: «Документлар», «Шифровка», «Җинаятьне ачыклау», «Бу рөхсәт ителә – бу тыела". «Кешенең сыйфаты " исемле кроссворд чишелде. Чара тәкъдим ителгән хәлләргә анализ белән тәмамланды. Балалар бу көнне уңай эмоцияләр генә түгел, үзләренең хокукый багажларын да тулыландырды.