Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

"Батулла бабай әкиятләре"

26 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре «Салават күпере» әдәби клубы кысаларында, танылган татар язучысы Рабит Батулланың тууына 80 ел тулу уңаеннан  «Батулла бабай әкиятләре» дип исемләнгән әкияти сәяхәт үткәрделәр. Чара башында китапханәче балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, «Аю малае Әппәс» әкиятен укыды. Балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, мавыктыргыч уеннар уйнадылар.