Әйдәгез танышыйк!
24 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә рус телле балаларга татар телен өйрәтү буенча эш алып баручы «Тамчы» түгәрәге кысаларында «Әйдәгез танышыйк» дигән чара булып узды. Чара барышында балалар уен ярдәмендә бер-берсен татар телендә сәламләделәр. Шулай ук алар тән өлешләре белән таныштылар, үткән материалны төрле дидактик уеннар, әңгәмәләр аша ныгыттылар һәм А. Вәлиеваның «Без синең белән» шигырен тыңладылар. Бу шигырьнең азагын балаларга татар телендә дә тәмамларга кирәк иде. 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик теләп табышмаклар чиштеләр, " Кем син?", "Сүрәтне җый" уеннарында катнаштылар.