Балалар яратучы кеше
14 сентябрьдан 18 сентябрьга кадәр Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә Л.Н. Толстойның иҗатына багышлап «Балалар яратучы кеше» дип исемләнгән әдәби кунакханә узды. Китапханәче 2, 3, 25, 30,31нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне Л.Н. Толстойның иҗаты һәм тормышы белән таныштырды. Аларның игътибарына «Птичка», «Котенок», «Косточка», «Три медведя» әсәрләре тәкъдим ителде. Һәр әсәрне укыгач, балалар төп геройларның сыйфатын мөстәкыйль рәвештә ачыкладылар, аларның гамәлләрен бәяләделәр һәм үзләрен герой урынына куеп карадылар. Шулай ук балалар белән уеннар, викториналар үткәрелде, табышмаклар әйтелде.