Музейландиягә сәяхәт
14 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәребезнең 6-нчы номерлы мәктәбенең 1 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Музейландиягә сәяхәт» дип аталган бердәм мәдәният дәресе үткәрделәр. Укучының мәдәни көндәлеге - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган әһәмиятле мәдәни - белем бирү проекты. Балалар укучыларның мәдәни көндәлеге, КДШ сайты белән таныштылар. Соңыннан барлык балаларга да Укучының мәдәни көндәлеге тапшырылды.