Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Зирәк карт сезгә игелек турында сөйләде»

     7 сентября көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә Л. Н. Толстойның 190 еллыгына багышлап  «Зирәк карт сезгә игелек турында сөйләде» дип исемләнгән танышу сәгате узды. Бу чарада гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм хезмәте күрсәтү оешмасы «Исток-Башлангыч» бүлекчәсенә йөрүче балалар катнаштылар. Китапханәче презентация ярдәмендә балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Н. Толстойның «Слива төше» әсәрен кычкырып укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Л. Н. Толстойның "Китаплы карусель" әсәре буенча уен уйнадылар, «Слива төше» хикәясе буенча слива иллюстрацияләрен буядылар. Укучылар игътибарына «Толстой  - гадәти булмаган укытучы»дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.