Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Кем белемле - шул югалмас

3 нче сентябрьдан 9 сентябрьга  хәтле Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә “Кем белемле - шул югалмас” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды. 8 сентябрь көнне  бөтен дөньяда тантаналы рәвештә белем көннәре үтә. Бу бәйрәм 1966 елда ЮНЕСКО тарафыннан,  кешелекнең белемен арттыру өчен билгеләнә.Безнең игътибарга аңлатмалы сүзлекләр, белешмәлекләр, рус теле күнегүләре җыентыклары тәкъдим ителә. Белгәнебезчә, китап - белем чыганагы.  Китап уку - хатасыз язырга, белемен арттырырга һәм күзаллауны киңәйтергә  теләүчеләр өчен зур этәргеч булып тора. Күргәзмәдә Н. Абрамовның “Словарь рифм. Словарь синонимов”, Л. Вилсмонның “Детский русско-английский словарь”, В. Костомаровның “Жизнь языка от Витячей до Москвичей”, Е. Лаврентьеваның “Что бы это значило?”, К. Брукфилдның “Письменность”, М. Сергееваның “Веселые подзказки” китаплары тәкъдим ителде.