Белем иленә сәяхәт
3 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре №6 мәктәпнең 1б сыйныф укучылары өчен «Белем иленә сәяхәт»- ачышлар сәгате уздырдылар. Белем көне –шау-шулы бәйрәм һәм ул һәр вакыт тантаналы рәвештә уза. Әлбәттә китапханәдә бу бәйрәмнән читтә калмый.Чара башында балалар бәйрәмнең тарихы турында тыңладылар, «Портфельны тутыр», « Пазл» уеннарында теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Китапханәчеләр укучыларны яңа уку елы башлану белән тәбрик итте, яхшы билгеләргә генә укыга һәм дуслыкның кадерен белергә дигән теләкләр теләп, күтәренке кәеф белән өйләренә озаттылар.