Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Диңгез һәм океанда яшәүчеләр

Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 31 август көнне “Җәйге урам укулары” программасы кысаларында “Диңгез һәм океанда яшәүчеләр” темасы буенча мәгълүмат сәгате уздырылды. Балаларга балыклар, диңгез хайваннары, үсемлекләр дөньясына багышланган китаплар тәкдим ителде. Алар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмак чиштеләр һәм инде Г.Косованың “Су асты дөньясы әлифбасы”, А.С. Пушкинның “Балыкчы һәм балык турындагы әкият”ен, Г.Х.Андерсен иҗат иткән «Русалочка» әсәрләре белән дә таныштылар.