Лениногорск төбәге – татар нефтенең бишеге
Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә 27 августан 2 сентябрьгә кадәр Шөгердә нефть чыгарыла башлауга 75 ел, Ромашкино нефть ятмасы табылуга 70 ел тулу уңаеннан «Лениногорск төбәге – татар нефтенең бишеге» фото-китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килүчеләр нефть сәнагатенә багышланган китаплар белән таныштылар. Күргәзмәне «Нефтяной Татарсатан», «Татарсатан Республика нефти», «Там, где растут ромашки», К.Хакимов «Нефть на кончике долота», И.Зарипов “О тех, с кем прожита жизнь» кебек китаплар бизәде.