Татарстан- минем Республикам
30 нчы август Татарстан Республикасы көне буларак билгеләп үтелә. Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә шул уңайдан 27 августан 2 сентябрьгә кадәр китапханә фондында булган басмалардан торган «Татарстан-минем Республикам» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә Татарстан җирендә яшәүче халыкларның тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә тарихка, җөмһүриятебезнең мәдәни мирасына, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә багышланган китаплар урын алды. Алар арасында «Серле Казан», «Этнография татарского народа», «Казан», Д.Р. Шәрәфетдинов «Сабан туе», «Татарстан из века в век», Л.А. Харисова «Ватаным Татарстан», С. Алишев «Всё об истории Казани» кебек китаплары.
Бу күргәзмәнең тагын бер үзенчәлеге шунда, һәр теләгән китап укучы китаплар белән танышу белән беррәттән Татарстаныбыз тарихына кагылышлы викторина сорауларына җавап таба алуы. Сораулар китапларга беркетелде, һәм җавапларны шул китаплардан табарга мөмкин иде. Бу укучыларны бик кызыксындырды.