Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Сәламәтлек әлифбасы

22 август көнне Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Сәламәтлек әлифбасы» исемле танып белү уен программасы белән шәһәр читендә урнашкан «Родничок» («Чишмәкәй»)  балалар сәламәтләндерү лагеренда булып кайттылар. Бу лагерьда шәһәребезнең балалар йортында тәрбияләнүче кызлар һәм малалайлар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар.  Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар белән герой Пират «Сәламәтлек» утравына юл тотты. Сәяхәт вакытында алар «Гигиена», «Көн тәртибе», «Дөрес туклану», «Спорт һәм хәрәкәт» утрауларында булып төрле биремнәрне үтәделәр. Шулай ук балалар өчен нәшер ителгән Мурзилка, АБВГДейка, Отчего и Почему, Салават Купере, Сабантуй, Ялкын журналлары белән танышу да лагерьда ял итүчеләр өчен бер бәйрәмгә әверелде. Алар журналларны бик кызыксынып, күңел биреп карадылар, һәм күңелләренә хуш килгән шигырьләрне укыдылар. Өлкәнрәк яшьтәге балалар да китапханәчеләр игътибарыннан читтә калмады. Алар бик теләп  «Әйдәгез, табигать белән дуслашыйк» экологик морофонында катнаштылар, «Кызыл китап». ка кергән үсемлек, хайваннарны искә төшерделәр, «Урманда якшәмбе» хикәясе буенча ничек хаталар кылмаска икәнлеге хакында әңгәмә кордылар.