Җәйге урам укулары
27 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Җәйге урам укулары” программасы кысасында, “Бер, ике, өч! Әкият иленә эләк!” уен программасы үткәрделәр. Яшь укучыларыбыз әкият иленә сәяхәткә кузгалдылар. Балалар “Әкиятне таны” , “Әдәби геройның исеме”, “Рифманы әйт” конкурсларында катнаштылар. Табышмакларга җавап бирделәр, “Могҗизалы һәм тылсымлы әкият илендә” исемендәге викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара азагында кызыклы уеннар уйнатылды.