“Гөмбәле урман буйлап йөрү”
23 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе 2 нче мәктәп яны лагере балалары өчен “Гөмбәле урман буйлап йөрү” исемле файдалы киңәш сәгате үткәрделәр.Балалар гөмбәләр турында күп нәрсә белделәр, аларның файдалысын агулыдан аерырга өйрәнделәр. Темага карата табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. “Ничек гөмбәләр үзләренә президент сайлый” әкияте буенча сценкада уйнадылар.