Җәйге китап серләрен чишәбез
2018 елның 21 июль көнендә Ю.Гагарин исемендәге шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе “Шәһәрнең мәдәни мөхите” проекты кысаларында “Балерина” фонтаны янында “Җәйге китап серләрен чишәбез” исемендәге әдәби-уен программасын үткәрде. Шәһәр халкына буккроссинг оештырылды, 100 дән төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде. Әкиятләр буенча кызыклы викториналар, уеннар, табышмаклар үткәрелде. Барлык катнашучылар баллы призга лаек булды.