Җәйге урам укулары
20 июль көнне шәһәребезнең Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре тарафыннан “Жәйге урам укулары” программасы кысасында “Әдәбият иленә сяхәт” уен-конкурс үткәрелде. Чара барышында балалар китап турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, кызыклы әкияти викториналарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Хәрәкәтчән эстафеталарда катнаштылар, акбур белән матур пейзажлар ясадылар.