Кечкенә принц янына кунакка
16 июль көнне шәһәрнең Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе 2 һәм12 мәктәп лагерь балалары өчен, Антуан де Сент-Экзюпериның “Кечкенә принц” повесть - әкияте буенча әдәби сәяхәт оештырдылар. Малалайларга һәм кызларга язучының ис киткеч кызыклы биографиясе сөйләнелде. Аннан соң “Кечкенә принц”ның кыскача эчтәлеген искә төшерделәр. Балалар мавыктыргыч уеннарда теләп катнаштылар