Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

“Бөтен гаиләбез белән китапханәгә”

       9 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсендә “Бөтен гаиләбез белән китапханәгә” дигән акция узды, биредә өлкәннәр һәм яшь укучыларыбыз катнашты. Гаилә белән уку - бер-берең белән аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек. Бу көндә һәр берсе күңеленә ошаган китапны таба алды. Китапханәчеләр катнашучыларны яңа китаплар белән таныштырды, әңгәмәләр оештырды, викториналар, кычкырып уку һ.б. “Ач һәм бел” викторинасында балалар һәм әти –әниләр әсәрләрнең исемнәрен, авторын һәм геройларын искә төшерергә тырыштылар. Бу чара балаларга кызыклы итеп вакыт үткәрергә, олыларга укыган әсәрләрен искә төшерергә ярдәм итте.

Киләчәктә дә китапханә мондый акцияләр үткәрәчәк.